Акустик гитара белән Илнар Шәрәфетдинов башкаруында “Җырлыйм туган якта“ (Cırlıym tugan yaqta) дип исемләнгән җыр. Бу җыр Айдар Галимов вә Гүзәл Уразова репертуарында бар. Җырның авторлары: Илгиз Закиров көе Роберт Миңнуллин сүзләре Яңа видеоязмаларны иң элек карар өчен каналга язылыгыз Илнар Шәрәфетдинов иҗтимагый челтәрләрдә: Telegram kanal Instagram Facebook VK Сүзләр: Ничек ташлап китим, ничек ятим итим Сөн буенда үскән талларны. Ага чишмәләр дә, белмим нишләргә дә - Ташлап китә алмам аларны Китсәм туган яктан - читтә бәхет тапмам,5 Яшәрмен гел җанны телгәләп. Җырлыйм туган якта, Җырлыйм сезнең хакта. Каеннарым белән бергәләп Җырлашырлар иде, Елашырлар иде — Таллар миңа туган диярлек. Әгәр китсәм, алар — Өянкеләр, таллар Китәчәкләр миңа ияреп. Кушымта. Туып-үскән шушы Җирнең мин бер кошы, Китәргә дип ләкин кагынмам. Кайгы-шатлыкларым, Шатлык-сагышларым Җибәрмәсләр туган ягымнан. #sharafetdin #ильнаршарафутдинов #CırlıymTuganYaqta
Hide player controls
Hide resume playing