Бу атнада җырчы Салават Фәтхетдинов үзенең 59 яшьлек туган көнен концерт белән бәйрәм итте. Тамашаны карарга түрәләр: Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков, президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, гадәттән тыш хәлләр министры, элекке ЮХИДИ башлыгы һ.б. да килде. Әйтерсең лә, аларга мөрәҗәгать итеп, концерт азагында Салават “тел мәсьәләсенә килгәндә дә гамьсез булмыйк“ дип, “Мин яратам сине Татарстан“ җырын җырлады.
Hide player controls
Hide resume playing