Актерлар йортында яшь режиссер Әминә Миндиярова сәхнәләштергән “Чаткылар“ спектакленең премьерасы узды. Казанда ул көнне буран булуга карамастан шактый тамашачы җыелды. Спектакль беренче инкыйлабтан алып Тукайның үлеменә кадәрге вакыйгаларга, XX гасыр башында яшәгән һәм хезмәт иткән шәхесләрнең истәлегенә, газет язмаларына, Фатих Әмирхан һәм Галиәсгар Камал пьесалары өзекләренә һәм дә Иске бистәдә яшәүче Нурания Биктимирова белән әңгәмәгә нигезләнеп куелды.
Hide player controls
Hide resume playing