Myvideo

Guest

Login

Мондый крклр ниг кирк

Uploaded By: Myvideo
5 views
0
0 votes
0

Мондый көрәкләр нигә кирәк? Язманы укыймыча гына җавап бирегез әле) Җаваплар тумышыгыз кайсы яктан булуына карап төрле булгандыр, мөгаен. Фотодагы көрәкләр Чирмешән һәм Түбән Кама районнарыннан, өченчесенең районы билгесез. Безнең якларда мондый көрәкләрне аеруча ипине мичкә куйганда куллана иделәр. Ә менә мин Казанда укыган чакта, Чүпрәле районыннан булган группадаш Диләрә, без бәрәңге утыртканда агач көрәк белән эш итәбез, дип сөйли иде. Бик кызык һәм гаҗәп булган иде ул миңа. Безнең Зирекле авылыбыз сөзәкле урында урнашкан. Югары очта әле җир йомшаграк булса, түбән очта җир балчыклы иде. Кая анда агач көрәк, хәтта тимер көрәкләр дә сынган чаклар була иде... Ә Чүпрәле торфлы җирлектә урнашкан икән ул. Шуңа да агач көрәк белән дә бәрәңге утыртып буладыр. Йә?! Сезнең якта мондый көрәкне нигә куллана иделәр? Ә бәрәңгене сездә утырталармы, әллә чәчәләрме?) ___ Зачем нужны такие лопаты? Ответьте, пожалуйста, прежде, чем прочитаете пост) Ответы, наверное, были разные, в зависимости от того, с какого вы райо

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later