Myvideo

Guest

Login

4. Тхид кагыйдлре

Uploaded By: Myvideo
1 view
0
0 votes
0

4. Дәрес 📚Лекциянең эчтәлеге: ➖ Дүртенче кагыйдә: Кеше нинди генә гыйбадәтне, Аллаһтан башка, кемгәдер багышласа, ул ширеккә бата. Дәлил: “Мин җеннәрне һәм кешеләрне, бары тик бер Миңа гына гыйбадәт кылсыннар өчен барлыкка китердем”,- ди (Коръән 51 сүрә, 56 аят) ➖ Бишенче кагыйдә: Гыйбадәткә Коръән һәм сөннәттән дәлил килде икән, димәк ул: ➖Ваҗиб гамәл (Мәҗбүри) була ➖Яисә Сөннәт гамәл була ⚠️Әмма гыйбадәткә дәлил Коръән һәм сөннәттә килмәде икән, димәк ул: ➖Ширек була ➖Яисә Бидгать гамәл була (Сөннәтнең капма-каршысы) ➖ Алтынчы кагыйдә: Тәүхид әль-Үлюһия үз эченә Тәүхид Ар-Рубубияне ала. Гыйбадәткә лаеклы булган камил Зат, һичшиксез барлык галәмнәрне юктан бар итүче сыйфатына лаеклы була. Бу дөньяны барлыкка китерүче Аллаһ, һичшиксез Бер Үзе генә гыйбадәткә лаеклы Зат була. ➖ Җиденче кагыйдә: Бөтен пәйгамбәрләр, бер Аллаһка гына гыйбадәт кылырга (Тәүхид әль-улюһиягә) чакырганнар . Бу аларның төп вазыйфалары булган. ➖ Шик-шөбһәләргә жавап бирү: 1️⃣Аллаһ Бер Үзе генә дөньяны Барлыкка китерүче, Идарә итүче, Саклаучы, Ризык бирүче икәнлегенә генә ышану җитми, Мәккә мөшрикләре дә Аллаһның барлыгына ышанганнар, әмма ислам диненә кермәгәннәр, мөселман булмаганнар. Дәлил: “Син алардан (мөшрикләрдән): “Күктән һәм җирдән кем сезне ризыкландырып тора? Кем ишетү белән күрүгә хуҗа булып тора? Кем терекне үлектән, ә үлекне теректән чыгара? Кем барча эшләр белән идарә итә? “,- дип сора. Алар: “Аллаһ“,- дип әйтәчәкләр. Шунда: “Сез (Аның газабыннан) курыкмыйсызмыни?“,- дип әйт аларга. (Коръән 10 сүрә, 31 аять) 2️⃣Кайберләре: Без ди, төрле изгеләрдән, фәрештәләрдән, ялган иләһлардан сорыйбыз, гыйбадәт кылабыз ди, - алар Аллаһ каршында безнең өчен шәфәгать кылсыннар өчен, һәм безне Аллаһка якынайтсыннар өчен генә“,- диләр. Дәлил: “Алар (мөшрикләр) Аллаһтан башка үзләренә зарар да, файда да китерә алмый торган нәрсәләргә [потларга, сыннарга, каберләргә] гыйбадәт кылалар һәм: “Болар - Аллаһ янында безнең шәфәгатьчеләребез (генә)“,- диләр. Син [Мөхәммәд] аларга: “Әллә сез күкләрдә һәм җирләрдә Аллаһ белмәгән (нәрсәләрне) Аңа хәбәр итәргә телисезме?“,- дип сора. Ул - Аллаһ - Аңа тиңдәшлек китерүдән пакъ һәм өстен.” (Коръән 10 сүрә, 18 аять) 3️⃣Мөшрикләр бик авыр вакытта, Аллаһның Бер Үзеннән гена дога кылып сораганнар, әммә авырлык беткәч, яхшы көннәрдә, рәхәтлектә Аңа кабат тиңдәш китергәннәр. Дәлил: «Әгәр аларга диңгездә бәла-каза ирешсә, алар шунда ук гыйбадәт кылган ялган иләһларын оныталар һәм Аллаһтан гына ярдәм сорыйлар. Ә Без аларны коткаргач, алар кире (ширеккә) кайталар” (Коръән 17 сүрә, 67 аят) Хәзерге мөшрикләр элеккеләргә караганда начаррак, чөнки алар Аллаһтан бер вакытта да сорамыйча, үзеләренең ялган иләһлардан, әулияләрдән, шейхлардан, изгеләрдән дога сорыйлар. 4️⃣Аллаһның барлыгына гына ышану җитми, ширекне, тиңдәшлек китерүне калдырып кына, иман китерү дөрес санала. Дәлил: “Аларның күбесе, Аллаһка тиңдәшлек кылып кына, иман китерделәр“(Коръән 12 сүрә, 106 аять) 5️⃣Әгәр дә кеше Аллаһтан башка берәр кемгә яисә берәр нәрсәгә гыйбадәт кылса, иң зур гөнаһка, ширеккә баткан була. Һәм алар арасында бернинди дә аерма юк, фәрештәгә гыйбадәт кыламы яисә пәйгамбәргәме яисә кояшкамы, айгамы, гади ташкамы, агачкамы, изгеләргәме, йолдызнамәгә ышанамы - барысыда, мәңгелек җәһәннәмгә илтә торган гөнаһ, ширк булып санала. Дәлил: “Аның (Аллаһның) аятьләреннән көн һәм төн, кояш һәм ай. Кояшка һәм айга гыйбадәт кылмагыз, ә аларны барлыкка китергән, Бер Аллаһка гына гыйбадәт кылыгыз, әгәр дә инде сез чыннан да Аңа гыйбадәт итүчеләрдән булсагыз“ (Коръән 41 сүрә, 37 аять) 6️⃣Диннең асылларын дөрес аңламау һәм тәүхидне белмәү кешене ширеккә батыра, хәтта Аллаһка, Коръәнгә, пәйгамбәрләргә һәм Кыямәт көненә ышанса да. 7️⃣Кешедән ярдәм сорауның шартлары: ✔️Исән булырга тиеш (Үлгән кешедән сорарга ярамый) ✔️Ишетергә тиеш (Янәшәдә булырга тиеш, яисә телефон аша) ✔️Кеше шушы гамәлгә кодрәтле булырга, көче җитергә тиеш (мисал өчен: берәр авыр булган әйберне күтәрешергә чакыру). ⚠️Әммә шифа, иман, бәхет, җәннәт, шәфәгать һәм башкаларны бирергә - Бер Аллаһ кына кодрәтле! Безнең бүтән дәресләребез: ✅ Безнең Телеграмм каналы: #Ислам #Islam #Акыда #Таухид #Аллах #الإسلام #islam

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later