Халыкара театр көнендә Ульяновск шәһәрендә үзешчән татар халык театрларының Барый Тарханов исемендәге фестивале тәмамланды. Быел унынчы тапкыр узучы әлеге фестивальдә Ульяновск өлкәсеннән, Татарстаннан унике коллектив чыгыш ясады. Оештыручылар белдергәнчә, Фестиваль программасына кергән спектакльләрне ике ай дәвамында өч меңгә якын тамашачы караган. Ә сәхнәдә исә 158 үзешчән сәнгать остасы чыгыш ясаган. Матур чараның кайбер мизгелләре һәм анда катнашкан иҗат төркемнәре хакында Рамис Сафин репортажында.
Hide player controls
Hide resume playing