Чәк-чәк пешерү—уникенче көн биреме. Татар халкы ризыгы дигәч тә өчпочмак, чәк-чәк, токмач ашы күз алдына килеп баса. Дөресен әйткәндә, беренче икесен гел пешерсәм дә, чәк-чәкне инде күптән әзерләгән юк иде. Ниһаять, сәбәп чыкты. Без Тәти апа (Наҗия апа) рецепты белән пешердек. Ул бездә өйрәтүче, төп пешекче дисәк тә була. Тегене ничек, моны ничек итәсе дип гел аның белән шалтыратып киңәшәм. Җае чыкканда рәхмәт әйтәсем килә😘 Аллага тапшырып башлыйбыз. 1. Биш йомырканы кичтән катырып куйган идек. Иртән алып куйгач, үз җаена эреде. 2. Бал кашыгы очында майонез, ярты бал кашыгы көнбагыш мае, чеметем генә тоз һәм сода салып, йомшак камыр бастык. 3. Бераз ял иткәч 0.3, мм тирәсе камыр җәйдек. Аны буй-буй кисеп, токмачтан калынрак телемнәргә турадык. 4. Шул арада газ өстендә кызган майда камырларны бераз-бераз салып, бутап торып кыздырып алдык. 5. Сиропка 4 кашык бал, 2 кашык песок, 10 гр су салып кайнаттык. Ябыша башлагач, кайнар килеш пешкән чәк-чәкләрнең өстенә сибеп, яхшылап бутадык. 6. Тәлинкәләргә салып, формалаштырып куйдык. Өстенә берничә кура җиләге куеп, шоколад уып бизәдек. 7. Гаилә белән утырып #чәйэчкәндә, «Кибетнекеннән тәмлерәк» диделәр. Әллә тагын пешерсен дип юри әйтәләр шунда. #гаиләтабыны2024 #тәмлебулсын2024 #тәмлемарафон2024
Hide player controls
Hide resume playing