Бу видеорепортажны журналист Римзил Вәлиев 1997 елны февралендә Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институтында төшергән. Институт оешканга бер ел тулу уңаеннан үткәрелгән мәдәни чарада институт җитәкчесе, Татарстан Президенты киңәшчесе Рафаэль Хакимов, Санкт-Петербурга татарлары вәкилләре һәм Казан галимнәре чыгыш ясыйлар. Кичәдә шул вакытта институт директоры референтыр булып эшләгән Эльмира Зарипова (хәзерге вакытта ул Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры) һәм башка фәнни эшлеклеләр, шулай ук яшь артистлар Зәйнәп Фәтхетдинова һәм Зөфәр Билалов катнашканнар. Бу кичәдә катнашучылар Татарстанның мөстәкыйллеге, илебездә федерализм нигезләрен ныгытуга зур өлеш керткән шәхесләр. Аларның барысын да хәзер таныйсызмы? Хәтерлисезме аларны?
Hide player controls
Hide resume playing