Myvideo

Guest

Login

Хсин Физхановны тууына 200 ел

Uploaded By: Myvideo
19 views
0
0 votes
0

#думрф #татарлар #ислам Хөсәин Фәизхановның тууына 200 ел. Ул - мәгърифәтче һәм тарихчы, Ш. Мәрҗанинең шәкерте һәм фикердәше. Х. Фәизханов татарлардан беренче булып, Санкт-Петербург университетында лекцияләр укыган. Галимнең 200 еллыгы уңаеннан, туган авылы Сафаҗайда XIX фәнни-гамәли төбәкара конференция узды. Юбилей чарасында катнашучылар иң элек Х.Фәизхановның каберенә барып, рухына дога кылды. Сафаҗай – Түбән Новгород өлкәсендәге, 1451 нче елда нигезләнгән, татар авылы. “Фәизханов укулары” галим исемен йөртүче Сафаҗай урта мәктәбендә дәвам итте. Ул РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең видеомөрәҗәгатеннән башланды. “Фәизханов укулары”нда галимнәр, дин эшлеклеләре, мәгариф хезмәткәрләре катнашты. Галимнең 200 еллыгына багышланган чаралар быел Мәскәүдә, Түбән Новгородта һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә узачак. РФ мөселманнары Диния нәзарәте Фәизхановның 47 кулъязмасын өйрәнеп, тәртипкә салуга кереште. Бу хезмәтләр Россия фәннәр академиясенең Көнчыгыш кулъязмалар институты фондында саклана. Ел ахырында “Фәизханов укулары” тагын бер узачак. Ул галимгә багышланган XX конференция булачак. Без социаль челтәрләрдә: telegram - [id761147405|@DUMRF_TAT] вконтакте - , #мөселманнар #татарлар #мәчет #мечеть #җәмигъмәчет #соборнаямечеть #равилгайнетдин #мөфтигайнетдин #сафаҗай #сафаджай #хөсәенфәизханов #фәизханов #фаизханов #мәрҗани #марджани #шиһабхәзрәт #нижгартатарлары #нижегородскиетатары #касыймтатарлары #касимовскиетатары #татартарихы #историятатар #1100летие #1100 #1100еллык #1100летисламобъединяет #дога #милләт #иман

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later