Сәлам! Безнең каналда яңа тапшыру – «Бик матур»! Бу тапшыруда без стилист белән бергә төрле халык бизәнү әйберләрен кулланып, заманча образлар җыярга өйрәнәчәкбез. Стилист Галия Сафина яшүсмерләр трендлары, зәвыклы киенү өчен лайфхаклар турында сөйләячәк һәм, әлбәттә ул образларны төрле халык аксессуарлары белән тулыландырачак. Беренче чыгарылышта исә без удмурт халык бизәнү әйберләрен көндәлек тормышта кулланырга өйрәнәчәкбез. Сезгә кайсы образ күбрәк ошады? Комментарийларда язырга онытмагыз :) Яшьләр өчен заманча киемнәр белән бүлешкән өчен «Romantic» кибетенә, удмурт халык аксессуарлары биреп торган өчен Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортына рәхмәт белдерәбез!
Hide player controls
Hide resume playing