Гөлназ Равилованы Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе 30 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем итте. Сәбәбе – февраль аенда Гөлназ “Түрәләр, алай ярамый“ шигаре белән урам чарасында катнашкан. Хәзер Гөлназ Казанда чәчәк түтәлләрен чүпләү белән мәшгуль. Ул моны җиңел хөкем дисә дә, мондый эшләрне мыскыллау дип бәяли.
Hide player controls
Hide resume playing