Myvideo

Guest

Login

Узган омгада Балык Бистсе районыны Балыклы Чкй авылында уздырылган Изгелр ашы кренешлре.

Uploaded By: Myvideo
5,700 views
0
0 votes
0

Узган җомгада Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында уздырылган “Изгеләр ашы“ күренешләре. Бу йола ашы борынгы бабаларыбыздан килгән күркәм гадәтләрнең берсе. Ел саен чәчүләр беткәч, халык Аллаһтан мул уңыш, күп итеп яңгыр сорап, авылның «Изгеләр» чишмәсе буенда дога кыла. “Изгеләр ашы“ тулысынча авыл халкы һәм кайткан кунакларның ярдәме белән үткәрелә. Хәер итеп алып киленгән тавыкларны, бәрәннәрне шунда ук чалып, йоласына туры китереп, дога кылына. Изге ашка дип авыл халкы чиләк-чиләк бәрәңге, дөге, кара бодай ярмалары алып килә. Җомга намазын укыганнан соң, кунаклар аш табынына җыела.

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later