Myvideo

Guest

Login

Гзл Уразовадан каз рецепты

Uploaded By: Myvideo
13,946 views
0
0 votes
0

Гүзәл Уразовадан каз рецепты🔥 Кирәк булачак: 1 түшкә каз, 1 стакан дөге, 100 грамм кара җимеш, 100 грамм күрәгә, 1 чәй кашыгы аджика, 2 аш кашыгы майонез, 1 баш сарымсак, тоз, борыч. Казны алдан бер тәүлеккә якын тозлы суда тотабыз. 10 литрга 1 килограмм тоз булырга тиеш. Дөгене бераз бүрттереп алабыз һәм күрәгә, кара җимеш, 1 калак майонез белән ботап куябыз. Аннары җимешле дөгене каз эченә тутырабызда, тештазарткыч таяклар белән ябып куябыз. Майонез һәм аджика белән казны сөртеп чыгабыз. Казны рукавка салабыз һәм 2,5-3 сәгатькә духовкага куябыз. Ашларыгыз тәмле булсын!

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later