“Ярдәм“ мәчете имамы Солтан хәзрәт Сөләйманов: “Кеше бер мизгелдә генә үзгәрми“ - Безнең бурыч - дәгъватлау, нәсыйхәтләү. Калганы Аллаһы Тәгалә кулында (Дингә хикмәт белән чакыру турында җомга вәгазе). Бакчачы зур бер алмагач үстерергә теләсә, нишли? Ул иң элек җиргә орлыкларны чәчә. Аның өстенә су сибә, аннан сабыр итә, көтә. Җир астындагы орлыкның нинди үзгәрешләр кичергәнлеген күрми бакчачы. Иман белән шулай ук. Без кешегә хакыйкатьне күрсәтәбез. Аллаһы Сөбеханәкә Тәгалә хакында булган гыйлемебез белән аның күңелен сугарабыз. Алга таба ни буласы безнең ихтыярда түгел. Бакчачы бер айдан бу агачның җимеш бирүен көтә аламы? Ул әле генә җирдән шытып чыккан үсентене: “Әйдә, тартыл, үс”, - дип, куллары белән йолкымый. Кешенең иманга килүе белән дә шулай ук. Дәгъват кылганда, кешегә сабырлык белән юнәлеш бирергә кирәк. Калганын ул үзе эшли. #ярдәммәчете #ярдәм #җомга #җомгавәгазе
Hide player controls
Hide resume playing