Myvideo

Guest

Login

Салават Фатхетдинов - Сайрамаган сандугач

Uploaded By: Myvideo
1 view
0
0 votes
0

Салават Фатхетдинов 25 сезон Текст Әллә кунар талын ялгыш Сайлаганмы сандугач? Бер генә дә сайрамыйча Очты-китте таң тугач. Сайрамаган сандугачлар Кунса ни, кунмаса ни? Синсез үткән гомерләрем Булса ни, булмаса ни? Таң чыкларында коенып Парлы гөлләр калкыгач. Әллә ялгызлыктан качып Очкан микән сандугач? Кайтыр җирләрең булмагач Очсаң ни, очмасаң ни? Ятлардан калган ярларны Кочсаң ни, кочмасаң ни? Килмәскә киткән ярыңны Өзелепләр сагынгач, Сайрау түгел – яшисең дә Килмидер шул, сандугач. Ялгыз башыңа ояңны Корсаң ни, кормасаң ни? Яратмаган ярлар белән Торсаң ни, тормасаң ни? Сайрамаган сандугачлар Кунса ни, кунмаса ни? Синсез үткән гомерләрем Булса ни, булмаса ни?

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later