Нәкъ 1 ел элек, 2017 елның 29 ноябрендә Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Дәүләт шурасында чыгыш ясап, республика мәктәпләрендә узган прокурор тикшерүләрен йомгаклады һәм татар теленең дәүләт теле буларак бары тик ата-аналарның язма рөхсәте белән генә укытылачагы турында белдерде. Депутларга фикер әйтү мөмкинлеге бирелмәде, карар бертавыштан сүзсез генә кабул ителде, каршы килүче булмады. Утырышта катнашкан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев тә дәшми калды, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исә эш сәфәре белән Британиягә китте. Прокурор Илдус Нәфыйков чыгышын искә төшерәбез. Туларак:
Hide player controls
Hide resume playing