Җыенда социаль учреждение җитәкчеләре хисап тотты. Шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Расих Хәсәнов җирле үзидарәнең 2020 елдагы эшчәнлеге турында чыгыш ясады, 2021 елга билгеләнгән бурычлар белән таныштырды. Сорауларга җавап бирде. Сораулар күп түгел иде. Шуларның берсе – Сабаның Тукай урамын буеннан-буена машиналар йөри торган итеп ачу, ягъни Шәмәрдән ягыннан килгәндә куелган “кызыл кирпеч”не алу. Бу тәкъдимне җыенда катнашучылар да хупламады? Ә сез ничек карыйсыз? Кирәкме Тукай урамы буйлап “Бауманыбыз” аша турыга йөрү?
Hide player controls
Hide resume playing