Myvideo

Guest

Login

Глназ Сфрова Ренат Галискр шигырен укый

Uploaded By: Myvideo
96 views
0
0 votes
0

#безнеңкешеләр Шулай язган Шулай язган. Юллар киселешү Соң булгандыр. Бәлки бик иртә. Ачу сакламыйкчы язмышларга. Читенсенмә. Ал мине искә. Элеккедәй чын күңелдән җырла, Булсын, әйдә, тыңлаучы үзгә. Күкләр өчен шулай уңай, димәк. Тик елмаеп ал мине искә. Хыяллар да чынга ашсын әле, Икебезнең бары ике җирдә. Улларыбыз, бәлки, адаш булыр, Булмаса да, ал мине искә. Карашлар да аска төбәлмәсен, Хатирәләр җылы өрсен безгә. Яр буенда парлар күренгәли… Бәхетле бул! Син минем истә. Шөкер кыласы калган Читнекенә түзеп була, Яман үзеңнең ялган. Саулык сорадым Ходайдан, Тынычлык онытылган. Кемгә генә җиткән дә соң, Кемнән моңарчы арткан?! Мал сораганчы Ходайдан, Шөкер кыласы калган. Ялгыш арты ялгыш ялгап, Акыл йөрәктән арган. Сөю көткәнче Ходайдан, Тиң яр табасы калган. Чиксез уйларга чорналып, Каләмем төшми кулдан. Илһам урынына Ходайдан Бәхет сорыйсы калган. ©️Ренат Галиәскәр

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later