«Стилист авылда» проектында стилист Исмаил Сафиулов белән бергә Татарстанның районнарына чыгабыз һәм авылда да стильле киенеп булуын дәлиллибез. Стильле экспериментка Сабаның якты күңелле кешеләренең берсе, районнарда бию һәм сайкл студияләре челтәрен ачып җибәргән, «Миссис Татарстан-2023» — Альбина Галиеваны чакырырга булдык. Ул үзгәрешләргә бик ачык кеше булып чыкты. Дөресен әйтик, Альбинаның үзенең зәвыгы да бик шәп, әмма стилист киендерүе икенче бит инде ул. Киттек! Тайм-кодлар: 0:42: кайда без? 01:21: Исмаил образына обзор 01:51: Саба кибетләрен карыйбыз 07:30: Кызыл базар ниләр сата? 09:42: Стильле эксперимент 12:32: «ныклы фикерле ханымнар» образы 13:24: «иремнән тәкъдим көтәм» образы 16:06: сезонга нәтиҗә ясыйбыз! Гадәттәгечә, кайсы образга күзегез төште — комментарийгә языгыз! aisha_shop_saby кибетенә һәм безне җылы кочак белән каршы алган Эльмира апага аерым рәхмәтебезне белдерәбез✨️️️️
Hide player controls
Hide resume playing