29 ноября состоялась презентация книги известного краеведа г. Альметьевск Зарии Хабиповой, посвященной родной деревни автора «Туган авылым Исергәп». Встреча прошла в Центральной детской библиотеке им. Г. Тукая в творческой атмосфере. Все участники поблагодарили Зарию Габдулловну за прекрасную книгу, за титаничесий труд, пожелали здоровья и благополучия! 29 ноябрьдә Габдулла Тукай исемендәге балалар үзәк китапханәсендә «Туган авылым Исергәп» китабын укучыларга тәкъдим итү чарасы узды. Чарага «Туган як» клубының төбәк тарихчылары, китапханәчеләр, язучы Илүсә Нәбиуллина, шагыйрә Минзифа Әхмәтшина, #әдәбимарафончылар , «Кызыл каурый» берләшмәсенең каләм тибрәтүчеләре һәм Исергәп авылы кешеләре Камил Шагалиев, Джемс Гобәев килделәр. Зәрия Габдулла кызы Хәбипова китапның язылу тарихын тәфсилләп сөйләде, авыл тарихы, кешеләре белән таныштырды. Илүсә Нәбиуллина, Шәһит Таипов, Клара Хәсәнҗанова Зәрия апаның хезмәтенә, китапка югары бәя бирделәр. Камил Шагалиев олы рәхмәтен әйтеп, истәлекләре белән уртаклашты. Укытучы һөнәрен сайлавында Зәрия апаның да үрнәге булуын ассызыклады. Джемс Гобәев та рәхмәтен ж,иткерде. Катнашучылар, китапка ия булучылар сөенеп аралаштылар, күмәк фотога төшеп саубуллаштылар. Чараны «Гаилә» клубын оештыручы Гөлия Замалеева алып барды һәм килүчеләргә рәхмәт әйтте, китапханәгә даими йөрергә чакырды.
Hide player controls
Hide resume playing