Дин әһелләре чыгышы, Коръән сүрәләре уку, вәгазьләр сөйләү, мөнәҗәтләр әйтү белән башланган тантана районның дини тормышы мәсьәләләрен хәл итү белән дәвам итте. Чараның төп кунагы - Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бу көнне мәктәп булып хезмәт итүче Кизләү мәдрәсәсендә һәм авылдагы иң борынгы мәчеттә дә булды.
Hide player controls
Hide resume playing