Myvideo

Guest

Login

Юсупова Рмзия Токмач ашы.mp4

Uploaded By: Myvideo
111 views
0
0 votes
0

#тәмлемарафон2024 Резида Хусаинова #тәмлебулсын2024 6 нчы көн биреме. «Элек-электән, киленнәрне кияүгә алганда, эшләтеп караганнар, ягъни, су ташытып, токмач бастырып ... Күп кенә Татарстан районнарында әле дә “Килен токмачы“, “Килен ашы“ дигән йола да яшәп килә. Шуңа да, әйдәгез әле бүген тәмле итеп, өй токмачыннан аш пешерик.🙌🏻» #гаиләтабыны2024 Бер танышым әйткән иде «мин һәркөнне дә токмач ашы ашый алам» дип. Безнең гаиләдә дә татар халкының төп ризыгын яратып пешерәбез, ашыйбыз. «БисмИлла»ны әйтеп, салкын суга ит салып пешәргә куям. Гаиләбез зур булгач, бер ясаганда күбрәк ясап, артык калганын киптереп куярга тырышам. Бүген дә алты йомыркага гына ясыйм дип алган идем (фотода), күбрәк булсын дип тагын берничәне өстәдем. Кайбер кешеләр камырына май яки су кушалар. Мин әни өйрәткәнчә йомырка, чеметем генә тоз һәм оннан ясыйм. Савытта җитәрлек он кушкач, өстәлгә төшереп озаграк басам. Болай эшләсәң ул үзләнә төшә, яхшы сузыла, өзелми. Аннан савыты белән каплап 10-15 минут ял иттерәм. Шул арада кайнап чыга башлаган ашның күбеген алып, тоз салам, астында газ утын кысып, әкрен генә мелдер-мелдер кайнарга калдырам. Минеке бүген каз шулпасы булды. Ял иткән камырны өчкә бүлеп, икесен кипмәсен дип каплап куйдым. Берәм-берәм җәймәләрне җәеп, х/б тукымага кертеп сала бардым. Өченчесен җәйгәндә беренчесе бераз кипшенгән була, кисә башлыйм. Озак торса катып китәргә мөмкин, аннан сына башлый, кисәргә җайсыз. Подносларга җәеп, шкаф өстенә кибәргә тездем. Соңгысын кисеп бетергәндә, шулпа да өлгерә. Итен алып, шулпаны сөздем дә, бер суганны ваклап турап салдым. Токмач ашына мин кишер салмыйм. Кайчак бер-ике бәрәңгене ваклап өсти алам. Бүген суган пешкәч, токмачын гына салып күпертеп алдым. Гадәттә токмач ашы янына ярган бәрәңге өстенә итләрен турап чыгарам. Әле олылар кайтып җитмәү сәбәпле, итләрен турап, кечкенәләремә тәлинкәләргә генә салып бирдем бу юлы. Өстенә әнис (укроп) сиптем. Рәхмәт әйтеп ашадылар сабыйлар. Сезнең дә ашларыгыз тәмле булсын!

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later