Myvideo

Guest

Login

Тш!

Uploaded By: Myvideo
225 views
0
0 votes
0

Төш! Автор: Әнгам Атнабаев. Мин беркөнне кинәт үлеп киттем - Шундый рәхәт, шундый күңелле! Үле гәүдәм тере чәчәкләргә, Мактауларга, данга күмелде. Дошман дигәннәрем дус булдылар Керфекләре яшькә чыланды, Газеталар кара кайгы белән Сурәтемне басып чыгарды. Исемемне алла исемедәй Кабатлыйлар яхшы сыйфаттан; Иң кадерле изге бер йөк сыман Күтәрәләр мине чиратлап. Эшләпәсен салган министрлар, Завлар, замнар җәяү атлыйлар, Көн аралаш сүккән тәнкыйтьчеләр Баш очыма басып мактыйлар. Гомер буе мин язганмын, имеш, Почти гениальный әсәрләр. Мин үлгәч тә, шушы әсәрләрем Миңа һәйкәл булып яшәрләр. Хәтта хатын мактый:эчмәгәнмен, Гулять итмәгәнмен,уңганмын, Алтын кебек кеше булганмын бит, Үлеп кенә харап булганмын... Әй мактыйлар мине, әй данлыйлар - Портретлар хәтта көнләшә. Кеше үзенең бөек икәнлеген Каян белер иде үлмәсә?!

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later