«Күңелле әлифба» дәресләре. №28 – «Ю» хәрефе/авазы Ю! Үзе хәреф, үзе сүз. «Күңелле әлифба» дәресенең чираттагы чыгарышы шундый могҗизалы «Ю» хәрефе/авазы өйрәнүгә багышлана. Гөлфия апа әлеге авазның каты һәм нечкә әйтелешенә мисаллар китерер. Дәрес барышында матур шигырьләр сөйләр. Укытучы апа балаларны «Ю»авазын әйтергә, басма хәрефне язарга, язмасын танырга өйрәтер. «СалаваТИК»лар төркеме «Без биибез!» җырын башкарып, балаларны биергә чакырыр. Дәрес ахырында күчтәнәч - «Күңелле әлифба» проектының чыгарылышы! Әлифбаны күңелле итеп өйрәник! Уроки «Весёлая азбука». №28 – Звук/буква «Ю» Ю! В татарском языке это не только буква, но и слово. Этой удивительной букве посвящен очередной урок «Весёлой азбуки». Здесь Гульфия апа на примерах объяснит ученикам разницу в произношении твердого и мягкого звука. Расскажет много красивых стихов. Преподаватель покажет, как правильно произносить звук, написать печатную и прописную букву «Ю». Группа «СалаваТИК» исполнит песню «Без биибез!» и пригласит детей потанцевать. В конце занятия детей ждёт просмотр увлекательного видео проекта «Күңелле әлифба». Давайте изучать азбуку весело!
Hide player controls
Hide resume playing