Ни өчен кешегә тешләр кирәк? Тешләр ак, матур, сәламәт булсын өчен нишләргә кирәк? Нәрсә ул кариес? Бу һәм башка сорауларга җавапны видеодан табарсың. Энҗе апаның йомшак дусты, юлбарыс, тешләрне ничек дөрес итеп чистартырга өйрәтәчәк. ********************************************* Видеоны “Миллидети” балалар стоматологиясендә (татарча? теш хастаханәсе?) хезмәт итүче Абдрахимова Энҗе Ирек кызы (теш табибы) әзерләде. Таймлапсны Борисова Дарья Дмитриевна (табигать һәм микродөнья белән кызыксынучы профессиональ рәссам, рәсем буенча балалар укытучысы) ясады. Абдрахимова Нурия Ирек кызы видеоны фотокамерага төшерде һәм монтажлады. Видеоның тышлыгын Шәрәфиева Айгөл Искәндәр кызы (график дизайнер, татар телендә тәбрикләмәләр ясаучы) ясады. Видеода Конев Эмиль катнашты (МБОУ «Лицей №5»). *********************************************
Hide player controls
Hide resume playing