Кышкы чия Илгиз Закиров көе Винисә Фәттахова сүзләре Күбәләкләп яуган ап-ак карлар Килеп куна битем очларына Күзләремдә ай һәм йолдыз нуры, Бөтереләм хисләр кочагыңда. Әмма күрмим яуган карларны да, Җитәкләшеп барган парларны да Син бит миңа бүген сөям, дидең, Кыш көнендә пешкән чиям, дидең. Күкрәгемә кысып җылытырмын, Чиям, дидең, сине өшетмәм. Мондый татлы, назлы сүзләрне бит Мин тик тәүге тапкыр ишетәм. Әмма күрмим яуган карларны да, Җитәкләшеп барган парларны да Син бит миңа бүген сөям, дидең, Кыш көнендә пешкән чиям, дидең. Күбәләкләп яуган ап-ак карлар Килеп куна битем очларына. Иреннәрдә баллы чия тәме, Эрим кебек синең кочагыңда. Әмма күрмим яуган карларны да, Җитәкләшеп барган парларны да Син бит миңа бүген сөям, дидең, Кыш көнендә пешкән чиям, дидең.
Hide player controls
Hide resume playing