Дусай авылында Бөтендөнья бал кортлары көне уңаеннан умартачыларның республикакүләм семинары үтте. “Яхшы белгечләр” төркеменә кергән умартачылар өчен бу чара тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булды. Камил Шәехов умарталыгы бу көнне Татарстан, Башкортостан, Удмуртия республикаларыннан, Самара өлкәсеннән 50 умартачыны кабул итте.
Hide player controls
Hide resume playing