Татарстанның халык рәссамы Мөдәрис Минхаҗевның туган ягы Байлар Сабасында иҗат кичәсе булып үтте. Ул аны үзе “Кайту” дип атады. Аның күп саллы картиналары мәдәният йортының кече залына урнаштырылган. Кичәгә килүчеләр иң элек шушы картиналарны карап хозурланды. Мөдәрис Минхаҗевның оста, талантлы рәссам булуына сөенеп, сокланып,шул картиналарны карадылар.
Hide player controls
Hide resume playing