📻 Белем бирү процессында тәрбия эше аерым бер урын алып тора. Шөкер, соңгыелларда мәктәп һәм балалар бакчаларында рухи-әхлакый тәрбия бирү, туган җиреңә һәм халкыңа яхшы мөнәсәбәт, милли үзаң формалаштыру юнәлешендә тырышып эшли башладык. Сабый чактан ук дөньяны танып белергә, әхлак кагыйдәләрен үзләштерергә, гади генә итеп әйткәндә: яхшыны яманнан аера белергә әкиятләр аша өйрәнәбез. Ә хәзерге балаларның заманча, сыйфатлы, үз дөньясына алып кереп китәрдәй әкиятләр укыйсы, мультфильмнар карыйсы килә. Ни кызганыч, чит ил фильмнарындагы ясалма «супергеройларга» сокланып берничә буын үсте. Ә бит балада милли үзаң тәрбияләү өчен нәкъ менә үзебезнең батырларны, милли геройларыбызны булдыру кирәк. Бүген сүзебез дә әнә шул эшкә алынган «Туган авылым» ресторан комплексы директоры Радик Габдрахмановның балалар өчен проектлары хакында булыр. «Мәгърифәт нуры» тапшыруының чираттагы кунагы – «Туган батыр» проекты җитәкчесе Айсылу Җамалиева. Тапшыруның тулы вариантын аудиоязмадан тыңлагыз.
Hide player controls
Hide resume playing