Myvideo

Guest

Login

Ярдм №45 (татарча).

Uploaded By: Myvideo
1 view
0
0 votes
0

Сезнең игътибарга “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының игелекле эшләре турында сөйләүче журналның февраль чыгарылышын тәкъдим итәбез. Бу айдагы төп вакыйгаларның берсе – күрмәүчеләргә алга таба яшәргә көч биргән, алар өчен башка бер дөньяны ачкан һәм канатландырган “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проекты буенча оештырылган тернәкләндерү курслары. Бу чыгарылышта без сезгә әлеге курсларга килгән, тормышларыннан гыйбрәт алырлык шәкертләр турында сөйләрбез. Шулай ук сезгә Тернәкләндерү үзәге бинасын тавышлы күрсәткечләр белән җиһазлау турындагы яңалыгыбыз да кызыклы булыр. Мин бу курсларны оештыручыларны, анда белем бирүчеләрне яңа гына борын төрткән кошчыкларын очарга өйрәтүче әнкә кошларга тиңләр идем. Дөнья җимертеп эшләп йөргән, берничә ел элек кенә кояш нурларын күрүдән мәхрүм булган, якыннары аңламаган бик күп кешеләр “Ярдәм” бусагасын атлап керә. Монда белем алгач һәм тернәкләнү узгач, күңел тынычлыгына ирешә.

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later