Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясе рәисе һәм Түбән Кама районы башлыгы әлеге медицина үзәген карап чыктылар, фельдшерлар белән аралаштылар. Хәзер белгечләр 500дән артык кешегә хезмәт күрсәтә алачак. Бина “Сәламәтлек” илкүләм проекты кысаларында төзелде. Төзелеш эшләре - 10 миллион сумнан артыкка чыкты. Әйтергә кирәк, быел Татарстанда 45 Фелдшер акушерлык пункты ачылыр дип көтелә, шуларның икесе – Түбән Кама районында - Түбән Чаллы һәм Колмакчы авылларында төзеләчәк, дип планлаштырыла.
Hide player controls
Hide resume playing