Myvideo

Guest

Login

Кплр билребезне гап-гади мичт нинди хуш исле м тмле ипи пешергннрен хтерли.

Uploaded By: Myvideo
4 views
0
0 votes
0

Күпләр әбиләребезнең гап-гади мичтә нинди хуш исле һәм тәмле ипи пешергәннәрен хәтерли. Духовкада андый ипине пешереп булмыйдыр, мөгаен. ⠀ Камыр ризыкларын пешергән вакытта иң мөһиме - тигез һәм көчле җылынган ташлар. Алар утын янган вакытта кызалар, ә аннан соң тигез рәвештә җылылыкны камырга бирәләр, аны төрле яктан да тигез кызартып🍞 ⠀ Тик безнең бала-чактагы тәмле ипинең сере мичтә генә түгел, әлбәттә. Беренче чиратта, бу – әни-әбиләребезнең осталыгы һәм зур тәҗрибәсе. Чөнки ул вакытта ипине вакыт-вакыты белән генә һәм кызыксыну аркасында гына пешермиләр иде. Безнең гаиләдә, мәсәлән, һәр ял көннәрендә камыр куела иде. Моңа ярты көн китә торган иде. 6-7 сыйныфтан алып бу эш, нигездә, миңа туры килә иде. Апам әнигә физик яктан авыр эштә булыша төште, ә камыр эшендә - мин. Беренче тәҗрибәмне әле дә хәтерлим... ипи уңмады😄Аннары әни ни өчен шулай килеп чыкканын аңлатты. Икенче тапкырымда инде ипи ашарлык булган иде☺️ ⠀ 🥖Шатыр-чытыр утын янган тавыш, мичтән биткә бәреп торган эсселек, бөтен өйгә таралган пешкә

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later