Композитор, автор-башкаручы Гүзәлия «Татарстан — Яңа гасыр» каналындагы тапшыруда иң зур үкенече турында сорауга җавап бирде. «Иң зур үкенечем — бала булмау. Моны кабул иттем, дип әйтеп булмый, мин бу проблемага карата мөнәсәбәтемне үзгәрттем. Һәрбер эш вакытында эшләнергә тиеш. Бала табуның да үз вакыты бар. Соңга калырга тырышмагыз, өлгерергә тырышыгыз, яратырга, бала табарга, үстерергә, эшләргә дә, үзегезне дә яратырга», — дип сөйләде Гүзәлия. 🎥: ТНВ
Hide player controls
Hide resume playing