Әхмәтзәки Әхмәтша улы Вәлиди (Туган) — башкорт милли хәрәкәтенең күренекле вәкиле һәм зур галим, башкорт дәүләтчелеген булдыручыларның берсе. Русиядән китеп, Төркиядә эмиграциядә яшәгән дәвердә Зәки Вәлиди Туган бу илдә фән һәм мәдәният өлешенә саллы өлеш кертә. TRT каналы төшергән документаль тасмада әлеге шәхес тормыш юлы барлана, милләт каршында хезмәтләре бәяләнә. «Гыйлем», Ш.Мәрҗани ис. Тарих институты белән берлектә, әлеге кыска фильмга татарча субтитрлар әзерләде.
Hide player controls
Hide resume playing