Myvideo

Guest

Login

Хбрлр - ел

Uploaded By: Myvideo
130 views
0
0 votes
0

Төп тема: 1. Тиздән Корбан бәйрәме җитә. Әлеге изге бәйрәмгә һәркем кулыннан килгәнчә әзерләнә. Фермер Ухтам Абдуллоев ел саен Корбан бәйрәменә халыкка сарыклар үстереп сата. Быел да 40 тан артык сарыкка сорау бар, ди ул. 2. 2нче спорт мәктәбенең тәҗрибәле тренерлары баулыларны ачык бассейнда йөзәргә өйрәтәчәк. Бирегә йөзү курсларына төрле яшьтәге баулылар кабул ителә. 3. “Я смогу” мөмкинлекләре чикле кешеләрне тернәкләндерү үзәге үзенең 5 еллыгын билгеләп үтте. Бәйрәм чарасы Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында оештырылды. Юбилей кичәсендә район җитәкчелеге, үзәкнең партнерлары һәм күпсанлы дуслары катнашты. Реклама 4. Баулы районында бу яртыеллыкта узган елгыга караганда сабыйлар азрак туган. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге мәгълүматларына караганда, 2022 елның беренче яртыеллыгында Баулының ЗАГС бүлегендә 66 туу турында акт теркәлгән, аларның 31е-малайлар, 35е-кызлар. 5. Баулыда юбилейлары уңаеннан, ветераннарны яшәгән урыннарына барып, тәбрик итү традициясе дәвам итә. Бу көннәрдә мәгариф ветераны Лена Вильданова 90 яшен билгеләп үтте. Аны район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин һәм икенче санлы мәктәп директоры Гөлназ Сәмыйкова котларга килделәр.

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later