“Уралым“ – М. Макаров музыкасы, А. Игебаев сүзләре, солистка ТАССРның халык артисты Нәфисә Василова. Хормейстер – ТАССРның халык артисты Венера Гәрәева. ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең архив язмасыннан. “Урал мой“ – музыка М. Макарова, слова А. Игебаева, солистка народная артистка ТАССР Нафиса Василова. Хормейстер – народная артистка ТАССР Венера Гараева. Архивная запись Государственного ансамбля песни и танца РТ. НӘФИСӘ ВАСИЛОВА (Нафиса Василова) / АНАСТАСИЯ ПЕТРОВНА ВАСИЛЬЕВА. Певица (контральто), Народная артистка Татарской АССР. Нафиса Василова (Анастасия Васильева) родилась в 1943 году в дер. Субаш Тюлячинского р-на РТ. В 1965 году Н. Василова принимает участие в республиканском смотре худ. самодеятельности. И уже в это время привлекает слушателей красотой голоса и своеобразной манерой пения. В 1969 г. Н. Василова становится солисткой Государственного ансамбля песни и танца ТАССР. Это были сложные годы (в бытовом плане) для работы артистов. На гастролях не было возможности заселять артистов в гостиницы и они жили по 2-3 месяца в вагонах поездов. Артисты ансамбля часто менялись, не выдержав этого. Оставались только самые терпеливые, в ком была сильна преданность искусству. В то время японский музыкант, приехавший с концертной бригадой с Сахалина, научил её японской песни. В 1987 году, в поездке с Татарским государственным ансамблем песни и танца в Японию, Нафиса Василова спела эту песню. Японцы очень удивились и восхитились правильному исполнению произведения. От других певцов Нафису Васильеву отличает не только красивый, широкий диапазон, редко встречающийся тембр- контральт, но и тонкость исполнения и искренность чувств. Её песни отличаются богатой гармонией голоса и душевным пространством, своеобразной культурой народного пения. Высокое профессиональное мастерство позволяло ей с большим успехом исполнять русские, татарские, башкирские и украинские произведения, находя яркие отдельные цвета, очень точно и образно придавая в песне национальный колорит. Исполнительское мастерство Н. Василовой хорошо известно не только в республиках, городах страны, но и за ее пределами. Его выступление в составе ансамбля на IX Международном карфагенском фестивале фольклорных коллективов в Тунисе было высоко оценено жюри. Большой успех певцу и коллективу принесли выступления в Италии, на Мальте и в странах Западной Африки. За активную творческую деятельность и неустанную пропаганду многонационального советского искусства Нафисе Васильевой в 1979 году присвоено почетное звание «Народный артист ТАССР». Она посвятил 25 лет жизни сцене Татарского государственного ансамбля песни и танца. Нафиса Василова, понимая бесконечность и глубину художественного мира, жила песнями - вечными спутниками и целителями души человека. Летом 2006 года Нафиса ханум покинула этот мир. Но живы ее песни... При подготовке публикации были использованы материалы газеты “Шәһри Казан“ за 14 мая 2013 года. Нәфисә Василова (Анастасия Васильева) 1943 елның 15 нче гыйнварында Татарстан Республикасының Теләче районы Субаш авылында туа. 1965 елда Н. Василова үзешчән сәнгатьнең Республика смотрында катнаша. Һәм инде бу вакытта ук тыңлаучыларны тавышының матурлыгы һәм үзенчәлекле җырлау манерасы белән җәлеп итә. 1969 елда Н. Василова ТАССР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә урнаша. Бу артистлар өчен катлаулы еллар иде (көнкүреш ягыннан).Ул чакларда артистларга кунакханәдә тору мөмкинлеге булмый. Икешәр, өчәр ай вагоннарда яшәп, илне гизеп кайталар алар. Ансамбльнең артистлары да, бу газаплы юлларда түзә алмыйча, еш алышынып торалар.Тормыш авырлыкларын күп күреп чыныккангадыр, Нәфисә түзә, өстәвенә анда сәнгатькә-җырга бирелгәнлек тә көчле була. Ул вакытта Сахалиннан концерт бригадасы белән килгән япон музыканты аны япон җырына өйрәтә. 1987 елда, Япониягә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән барган сәфәрдә Нәфисә Василова бу җырны башкарды. Японнар әсәрнең дөрес башкарылуына бик гаҗәпләнделәр һәм сокландылар. Нәфисә Василова башка җырчылардан матур, киң диапазон гына түгел, сирәк очрый торган тембр – контральт белән дә аерылып тора. Аның җырлары бай тавыш гармониясе һәм рухи киңлеге, үзенчәлекле халык җырлавы культурасы белән аерылып тора. Югары һөнәри осталык аңа рус, татар, башкорт һәм украин әсәрләрен зур уңыш белән башкарырга, аерым төсләр табып, җырда милли колорит биреп, бик төгәл һәм образлы итеп башкарырга мөмкинлек бирде. Күп милләтле совет сәнгатен армый-талмый пропагандалаган һәм актив иҗади эшчәнлеге өчен Нәфисә Васильевага 1979 елда «ТАССРның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелә. Ул 25 ел гомерен Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле сәхнәсенә багышлады. 2006 елның җәендә Нәфисә ханым бу дөньядан китә. Әмма аның җырлары исән! Материал туплаганда “Шәһри Казан“ газетасында 2013 елның 14 маенда чыккан басма кулланылды. Государственный ансамбль песни и танца Республики Татарстан, 2024 год. #ГАПиТРТ #татарскийансамбль #татарскаямузыка #татарскаяпесня #татарскийтанец
Hide player controls
Hide resume playing