Моннан берничә ел элек Ульяновск шәһәре балалар бакчаларында этномәдәни компонентны кертү буенча киң колачлы эш башланган иде. Һәм әйтергә кирәк, бу башлангыч бүген дә уңышлы гына дәвам итә. Хәзер шәһәрнең иллегә якын бакчасында татар, чуваш һәм мордва төркемнәре эшләп килә. Әлеге мөһим эшне башка бакчаларга да җәелдерү, аларга методик ярдәм күрсәтү һәм иң мөһиме-балаларны җәлеп итү буенча зур эш алып барыла. Шундый чараларның берсе шәһәрнең егерменче балалар бакчасында тәрбиячеләр һәм бакча мөдирләре өчен семинар-практикум узды. Хәбәрчебез Рамис Сафин анда яңгыраган фикер-тәкъдимнәрне тыңлап һәм яңа башлангычының барышын күреп кайтты.
Hide player controls
Hide resume playing