Myvideo

Guest

Login

Тарихта без эзлебез нсел шрсе фестивале Борындыктан Хйбуллинар гаилсен и алып килде

Uploaded By: Myvideo
4 views
0
0 votes
0

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында “Тарихта без эзлебез” республика шәҗәрә фестивале финалчылары бүләкләнде. Финалга узган алты гаилә арасында Кайбыч районының Борындык авылыннан Зөбәрҗәт һәм Рафаэль Хәйбуллиннар гаиләсе дә бар иде. Әлеге һәр яктан да килгән гаилә дәрәҗәле конкурста икенче урынны яулады. Хәйбуллиннар гаиләсенә теләктәшлек итәргә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәдәният хезмәткәрләре дә килде. Ул бу гаиләне зур җиңүе белән кайнар котлады. Театр фойесында фестиваль финалчылары иң элек милли ризыклардан әзерләнгән мул табыннары белән таныштырды. Сәхнәдә “Таныш булыгыз:минем гаиләм, минем нәселем” дигән исем астында чыгыш ясады, үзләренең нәсел шәҗәрәләрен тәкъдим итте. Фестивальдә катнашучылар һәм җиңүчеләргә Татарстан җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җылы теләкләрен җиткерде. Ул гаилә кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләрнең җәмгыять үсешендә мөһим роль уйнавын билгеләп үтте. “Фестиваль шәҗәрә традицияләрен саклауга, гаилә элемтәләрен һәм буыннар бәйләнешен ныгытуга, нәсел тамырларына һәм туган як тарихына кызыксыну уятуга юнәлтелгән, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Бу фестиваль безнең өчен бик мөһим. Фестивальнең популярлыгы елдан-ел арта бара. Быел конкурста барлыгы 299 гаилә катнашты, шуларның 41е – зонага, алтысы финалга узды”. Хәйбуллиннар гаиләсе дипломга һәм кыйммәтле сертификатка лаек булды.

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later