“Тәгәрмәч” кабат юлга кузгалды. Бу юлы еракка – Төркия якларына – бөек Истанбул шәһәренә. Бөтен дөньяны әсир иткән “Күркәм гасыр” – “Великолепный век” сериалында күрсәтелгән тарихи урыннарны барладык. 4 гасырга якын госманлы императорларының резиденциясе булган Топкапы сараен аркылыга-буйга иңләп чыктык. Моннан атаклы Босфор бугазы белән Алтын Мөгез култыгы матур бер картина буларак ачыла. Хәтерлисезме, Хюррем Солтан бигрәк тә ачуын китергән кешеләрне Босфор суларында батырачакмын, дип куркыта иде. Кайбер очракларда янау янау булып кына калмаган шул. Солтан төзеткән Сөләймания мәчетен дә, эчендә һәм тышында булган хикмәтле якларын да күрсәтербез. Әйтик, люстраларда тәвә (страус) йомыркалары эленеп тора. Матурлык өченме? Юк шул. Җавабын видеорепортажны карагач белә алырсыз. Сөләймания мәчете артында зират бар, анда аерым төрбәләрдә Солтан белән аның сөйгәне Хюррем җирләнгән. Беренче килгәндә Роксолана төрбәсе ябык иде. Икенче килүебезгә ишекләре шыр ачык иде. Падишаһның өлкән улы – шахзадә Мостафа һәм аның әнисе Маһидевран Солтан төрбәләрен дә күрдек. Моның өчен паромга утырып һәм ике сәгатьлек юл узып, Бурсага барырга туры килде. Көтмәгәндә Актаныш кызы Айгөл Закированы очраттык. Ул безгә искиткеч эчтәлекле экскурсия оештырды. Төркиядән алып кайткан репортаж күңелегезгә хуш килер, дигән өметтә калабыз. “Тәгәрмәч” – социаль челтәрләрдә иң шәп татар авылларын, аларның бай тарихын, анда яшәүче уңган-булган кешеләрен, гореф-гадәтләрен күрсәтүче проект. ӘЙТЧЕ проектына кушылыгыз – ! сыйфатлы татарча интернет-контент булдырабыз ! Без кайларда бар: VK - Әстәгъграмда - @aitchetat Ютубта - @aitche-tat Рутубта – #әйтче #эйтче #татябыш #татарстан #казань #казан #татары #татарыпоймут #татарлар #алга #набережныечелны #чаллы #альметьевск #әлмәт #protatar #протатар #proтатар #беркиемтарихы #тәгәрмәч #тэгэрмэч #истанбул #стамбул #великолепныйвек #күркәмгасыр #бурса
Hide player controls
Hide resume playing