Myvideo

Guest

Login

Как блеш

Uploaded By: Myvideo
1,190 views
0
0 votes
0

🥮КАК БӘЛЕШ🥮 КАМЫР: 2 аш кашыгы каймак 100 гр атланмай 2 йомырка 2 аш кашыгы шикәр комы тоз 1 чәй кашыгы чәй содасы 2,5 стакан тирәсе он ЭЧЛЕК: Төрле-төрле каклар яки: күрәгә караҗимеш финик йөзем кипкән чыгартылган шомырт алма повидлосы һ.б. Йомшак камыр басып 7 тигез кисәккә, һәм 1 зур кисәккә бүләбез. 7 камырны юка итеп җәябез, 7 сен дә коры табада духовкада аерым-аерым пешереп алабыз. Артык пешерергә кирәкми, алар ватыла, сына. Һәрбер пешкәнен тастымал белән каплап барабыз. Болар бәлешнең эчке катлары була. Коржлар әзер булгач, алар өстенә как яки йомшартылган кипкән җимешләр сылап бәлешне җыябыз. Җыеп бетергәч калдырган бер камырны өстән капларлык итеп җәябез дә, җыелган катламнарның ян-якларыннан каплап төрәбез. Өстен матур итеп бизәргә мөмкин. Кызу мичкә тыгып, өсте килгәнче кызартып алабыз. Чәйләрегез тәмле булсын!

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later